3 декабрь 2021 яңалыклары
-
Иртәгә кочаклашырга онытмагыз!
70нче еллар уртасында Хуан исемле бер кеше Сидней аэропортына килеп төшә. Хуан тормышындагы иң яхшы көннәр булмый бу, шуңа аны берсе дә каршы алмый. Ә тирә-якта барысын да каршы алалар, кешеләр кочаклаша, бер-берсен сагынуларын сөйли. Бик күңелсез булып китә Хуанга...
-
Йөрешеңнән таныйм...
Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була, дип исәпли. Йөреш турыдан-туры кешенең яше, кәефе, темпераменты, хәтта җәмгыятьтә тоткан урыны белән дә бәйләнгән. Үзегезне кызыксындырган кеше турында яхшырак белергә теләсәгез, аның йөрешенә игътибар итегез.
-
Яңа ел табынына кызыл уылдык сайлап алу
Кызыл уылдык сатып алганда алданмас өчен берничә киңәшкә колак салыгыз.
-
Декабрьдә иң көчле магнит давылы
Декабрьдә безне берничә көчле магнит давылы көтә. Аның беренчесе кышның беренче көнендә үк башланды һәм дүрт көн дәвам итәчәк. Магнит давылының көче 4 баллга җитәчәк, ди белдерә белгечләр.
-
"Дуслык"бию ансамбле район данын яклый
Бүген Казан шәһәренең “Чулпан” мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган “Әпипә” Бөтенроссия үзешчән коллективларының татар халык биюе телевизион бәйгесенең финал концерты узды.
-
Баулыда “Кошлар өчен иң яхшы җимлек” бәйгесе узды
Муниципаль конкурста барлык шәһәр һәм район мәктәпләре, балалар бакчалары катнашты. 22 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр дәвам иткән бәйгегә барлыгы 110нан артык эш кабул ителгән.
-
Татарстанда Яңа ел утренникларына ата-аналарны QR-код буенча кертәчәкләр
Бәйрәмгә читтән аниматорлар һәм оештыручылар чакырырга рөхсәт ителми.
-
Баулыда Закир Шаһбан үзенчәлекле тамашачы алдында концерт куйды
Бүген Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Закир Шаһбанның концерты булды. Анда районның ветераннары, сәламәтлекләре чикле кешеләр чакырылган иде.
-
Татарстанга суык көннәр килә
Төнлә һава температурасы 3-8 градустан түбәнрәк, көндезге сәгатьләрдә +2дән -1 градуска кадәр була.
-
Исергәп мәктәбе укучылары калфак тегәргә өйрәнде
Баулының туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре балалар янына үзләре бардылар.
-
Баулылы үз ялгышлыгы аркасында бармакларсыз калган
3 декабрь – мөмкинлеге чикләнгән кешеләр көне.
-
Төнлә тезләрең сызласа...
Һәрвакыт ярдәме тия торган төнәтмәне үзебез ясыйк.
-
Иң файдалы балыкны беләсезме?
Иммунитет өчен аеруча файдалы бу балыкны рационга ешрак кертегез.